--> Мөһиме | Регистрация | Керү | RSS | Җомга, 2024-04-19, 5:53 AM
Сайт менюсы
Конкурс
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Файдалы ресурс
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар

Мөһиме » 2014 » Декабрь » 18

Гимназиягә кунакка "Казан утлары" редакциясе килде. Алар журналның эчтәлеге, уздырган әдәби-мәдәни чаралар турында сөйләделәр, "Казан утларына" язылырга чакырдылар.

"Казан утлары" - 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган. Кызык факт: аның кайбер нөсхәләрен, корал һәм азык-төлек белән бергә, дошман тылындагы сугышчыларыбызга парашют белән ташлаганнар. 2006 елның февралендә "Казан утлары", элекке СССРның әдәби журналлары арасында беренче булып, 1000нче санын чыгарды. Шул мең саннан  иң шәп әсәрләрне сайлап, "Сүнмәс утлар балкышы" дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителде. Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор, сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле исә журналның төп, үзәк темасы булып тора. "Казан утлары" 1922 елның май аеннан бирле татар телендә чыга. 1922-30нчы елларда "Безнең юл", 1930-33нче елларда "Атака", 1933- 65нче елларда "Совет әдәбияты", 1965нче елдан башлап "Казан утлары" исеме белән дөнья күрә.   1977 елның 17нче гыйнварында "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә. Гамәлгә куючысы - "Татмедиа" ААҖ. 

Просмотров: 253 | Добавил: Гимназия | Дата: 2014-12-18

Эзләү
Гимназиядә
Вакыт
Календарь
«  Декабрь 2014  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Без картада
Казан-Һава торышы
 

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz