16 гыйнвар көнне гимназия укучыларына кунакка цирк артистлары килде. Алар төрле фокуслар күрсәттеләр, балалар белән якыннан аралыштылар, осталыкларының серләре белән уртаклаштылар. Очрашу күңелле һәм файдалы үтте.
13 гыйнвар көнне чираттагы линейкада 2013-2014 уку елының I яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды. Гимназия алдынгылары исемлеге укылды һәм бу укучылар отличниклар стендында лаеклы урын алдылар.
25 декабрьдә гимназиядә мәктәп яны лагере эшли башлады.
Тамчылар" оешмасы эзтабарлары Киров районы интернатында тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләге - китаплар җыеп табшырдылар.
12 декабрь көнне гимназия укучылары Назипова Ильзия, Афонина Камилла "Яшь диктор" район бәйгесендә чыгыш ясадылар. Кызларыбыз барысы да призлы урыннар яуладылар. Әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт!
Бүген
Рәсәйдә Ватан геройлары көне