--> Мөһиме | Регистрация | Керү | RSS | Пәнҗешәмбе, 2024-04-18, 10:23 PM
Сайт менюсы
Конкурс
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Файдалы ресурс
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар

Мөһиме » 2013 » Ноябрь » 28 » Артист Равил Шәрәфиев белән очрашу
10:14 AM
Артист Равил Шәрәфиев белән очрашу
 

Казан шәһәренең 32 санлы мәктәбендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән, артистка 75 яшь тулу уңаеннан, “Халыкка багышланган гомер” дигән кичә узды. Аны шәһәрнең 15нче татар гимназиясе һәм 32 нче мәктәбе оештырды. Әлеге кичә уңаеннан, ике белем йорты да ныклап әзерләнгән. Махсус газеталарын чыгарганнар. Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде. Укучылар һәм укытучылар да Равил Шәрәфиевка үзләренең шөгылләрен күрсәтеп калырга тырышты. 15 нче татар гимназиясе әзерләгән, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекне ул югары бәяләде. Соңыннан ике мәктәпнең дә җитәкчеләре Фәнит Харисов һәм Лилия Хәсәнова хөрмәтле артистка укучылар белән очрашуга килгәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр. Бу кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннатова, Киров районының күрше мәктәп җитәкчеләре, ата-аналар да катнашты.


Источник: http://tatar-kongress.kazan.ws/
Караулар: 267 | Өстәде: Гимназия | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментарийлар: 0
Эзләү
Гимназиядә
Вакыт
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Без картада
Казан-Һава торышы
 

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz