12 ноябрьдә 1 сыйныф укучылары өчен мәдәни дәресләр үткәрелде (җит. Касыймова Ч.Ф., Гыйльманова И.Г.). Дәреснең максаты - балаларны мәдәни яктан баету. Татарстанда бу проект мәдәни белемне тирәнрәк үзләштерү өчен система рәвешендә кертелде. Укучылар ата-аналар, укытучы ярдәмендә мәдәни көндәлекләр тутыралар, анда үз фикерләрен язалар. Бу тәҗрибә укучыларыбыз өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.