--> Мөһиме | Регистрация | Керү | RSS | Шимбә, 2024-04-27, 1:26 PM
Сайт менюсы
Конкурс
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Файдалы ресурс
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Композитор Зиннур Гыйбадуллинны искә алу кичәсе

"Татарстан - Яңа гасыр", "Татарлар" тапшыруыннан өзек. 

      2014 елның 26 сентябрендә гимназиядә мәдәният елы кысаларында мәшһүр композитор Зиннур Гыйбадуллинны искә алу кичәсе үтте. Кичәне гимназиянең талантлы оештыручыларның берсе Рәзинә Гарафутдин кызы әзерләде. Композиторны хөрмәтләп бик күп кунаклар килде: "Мөгаллим" ветеран хоры, Бөтен дөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи, Яңа гасыр телевидениеясе журналисты Ләйсән Сәйфетдин, нәфис сүз остасы Зифа Гәрәева, танылган җырчы Лилия Зарипова, Зиннур абыйның коллегалары, укучылары һ.б.       Кичәнең йолдызлары - Дамир Алмаз улы җитәкчелегендә укучылар ансамбле булды. Алар милли уен коралларында уйнап бар халыкны шатландырды. Зиннур абый үз вакытында да балалар һәм укытучылар хорын җитәкләгән иде. Кичәгә "Мөгаллим" ветеран хоры да аерым ямь өстәде. Зиннур Гыйбадуллин язган җырлар әле дә йөрәкләрдә яши! 

 

 

Эзләү
Гимназиядә
Вакыт
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Без картада
Казан-Һава торышы
 

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz