Зарипова Наилә Минемулла кызы
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе ел саен уздырыла. Без бу хакта күп төрле матбугат чараларыннан укып, ишетеп беләбез. Укытучым әлеге юнәлештә эш башлануын хәбәр иткәч тә, мин бу яңалык турында гаиләмә җиткерергә булдым. Ни өчен дисезме? Моның кечкенә генә сере бар, сезне шуның белән таныштырырга телим.
Узган ел, без гаиләбез белән сәяхәт иткәндә, бер рус гаиләсе белән аралаштык. Безне Казан шәһәре якынайтты, чөнки әлеге очрашу Россия шәһәрләренең берсендә булды. (Шул чагында мин “туган җир” төшенчәсенең никадәр кадерле һәм газиз булганлыгына төшендем). Безнең юлдашлар, әйткәнемчә, рус кешеләре. Павел Николаевич (гаилә башлыгы) хатыны Вера Николаевнага бер атналык сәяхәтнең ахырында “матурым” дип дәшәргә ияләнеп китте. Бу хәл кызык та, бераз сәер дә тоелды миңа. ( Соңыннан Казандагы очрашу вакытында аңлашылганча, әлеге сүзнең яңгырашы, җиңел әйтелеше аның игътибарын үзенә җәлеп иткән икән). Сәяхәтебезне тәмамлаганда, без Казандагы адресларыбызны алыштык, аралашып торырга булдык. Безнең дуслык шулай башланды.
И Казан, бай тарихлы борынгы калам! Күңелең иркен шул синең. Элек-электән үк белем үзәге булып исәпләнгәнсең. Казан халкы һәрвакытта да бик батыр булган. Каһарманнарыбызның исемнәре төрле тарихи чыганакларда чагыла. Н.Столяров, М. Җәлил, Г. Гафиатуллин… Аларның саннары меңләп саналадыр. Һәзер алар исемнәрен шактый күп урамнар йөртә. Безнең күренекле шәхесләребез мәдәният һәм сәнгать үсешенә дә күп көч салганнар. Шәһәребез матур биналарга һәм истәлекле урыннарга да бай. Казан Дәүләт университеты, опера һәм балет театры, кремль. Стильләр төрлелеге аларның салыну вакыты, тарихы турында сөили. Аларны күргән саен, мин уйланып китәм. Бу бинада кем яшәгән микән, анны кем төзегән? Кремль урамы безне Җәлилгә куелган монументка алып килә. Шагыйрь богаудан арынырга теләгән кош шикелле сурәтләнгән. Әллә никадәр югары уку йортларына ия, зур сәнгать чәчәк аткан Казаным киләчәктә дә якты хатирәләр булып теркәлер, тагын да матураер дип өметләнәм.
Кешенең иң матур истәлекләре, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чагы белән бәйләнгән. Менә шул истәлекләр арасында шактый зур урынны гаилә алып тора.
Әти бел әни мине кечкенәдән үк яхшыны яманнан аерырга, фәлсәфи уйларга өйрәттеләр, миннән шәхес тәрбияләр өчен бөтен көчләрен куйдылар Рухи дөньябызны баетыр өчен без төрле театрларга музейларга йөрибез. Минем иң яраткан җирем – Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия Театры. Әле күптән генә түгел без гаиләбез һәм үзебезнең яңа танышларыбыз белән Ильгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Бабайлар чуагы» спектаклен карадык. Спектакльгә барырга җыенгач ук, мин үзебез белән Ленаны да алырга теләдем. Бу хакта әниемә әйткәч, ул гаиләсе белән чакырырга тәкъдим итте. Аларның ризалыгын алдык та, билетлар юнәттек. Спектакль арасында антракт вакытында капкалап алырга да ярар дип әнием өчпочмаклар пешереп алып барды. «Бабайлар чуагы» бик кызыклы, эчтәлекле булып чыкты. Аның сюжеты менә нинди: кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышының бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, пьесаның геройлары кебек, башкача уйлыйлар… Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелендә мәхәббәт өчен дә урын табу – менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргы җыену ыгы-зыгы белән башланып китә…
Тәнәфес вакытында кафега кердек. Сөйләшкән вакытта Павел Николаевичның хатынына “матурым” дип дәшүен онытмавына да иг тибар иттем һәм эчтән генә бер рус кешесенә бер сүз өйрәтә алуыбызга сөенеп куйдым. Соңыннан без театр музеена да кереп чыктык. Әлбәттә, Г. Камал исемендәге театр безнең шәһәр тарихында зур роль уйный. 1906 елның 22 декабрендә демократик яшьләр катнашында беренче тапкыр татар телендә ачык спектакль уйнала. Анда төрек драмматургы Н.Кемалның «Кызганыч бала» һәм татар драматургиясенә нигез салучының берсе Г. Камалның «Гыйшык бәласы» дип аталган пьесалары күрсәтелә. XIX йөз ахырында УК инде сәхнә әсәрләре языла һәм йорт спектакльләре уйнала башлаган булса да,нәкъ бу көн тарихка татар театры туган көн булып кереп калган. Профессиональ татар театры труппасын оештыручы булып Оренбург шәһәреннән укытучы, күпкырлы талант иясе Ильяс Кудашев-Ашказарский санала. А. Островский әсәре буенча үзе тәрҗемә иткән «Наданлык илә галимлек» пьесасын сәхнәләштереп, бу труппа Россия буйлапберенче гастрольгә чыга. Шунда бу иҗат төркеменә үзе исән вакытта ук «татар театрының атасы» дип аталган Габдулла Кариев килә һәм соңрак аның җитәкчесенә әйләнә. «Сәяр» ягни «күчеп йөрүче йолдыз» исемен алган татар театры (1908 елда Г. Тукай кушкан исем) үзенең беренче адымнарын башлап халыкны мәгърифәткә өндәүче, демократик рухтагы сәнгать учагы. 1926 елда театрга «Академия», ә 1939 елда Галиәсгар Камал исеме бирелә.
Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская, Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Кәрим Тинчурин, Нури Сакаев Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Хәким Сәлимҗанов, Габдулла Шамуков һәм башка шәхесләрнең данлыклы исемнәре татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Алар мили театрның нигезен салучылар, традицияләрен башлап җибәрүчеләр. Театрда «Сәяр» труппасының тарихына багышланган музей белән танышып без күп мәгълуматлар алдык.
Без күп төрле матбугат чараларыннан укып, ишетеп белгән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ел саен уздырыла. Әнием элеге эшкә үз өлешен күптән кертте инде. Вера Николаевна белән сөйләшкәндә сүзләрне татарча да русча да әйтеп аңлатуын тыңлау миңа бик ошады. Укытычым әлеге юнәлештә эш башлануын хәбәр иткәч тә, мин бу яңалык турында гаиләмә җиткерергә булдым. Ни өчен дисезме? Моның кечкенә генә сере бар, сезне шуның белән таныштырдым. Димәк, безнең гаиләнең шәһәр тормышында үз урыны бар, без шәһәребезнең ныклыгын булдыруда, телне үстерүдә өлеш кертебез. Һәм мин шуның белән горурланам!