4 февраль көнне 11 нче класс укучылары белән КФУның "Психология һәм образование" институты студентлары белән очрашу оештырдылар. Студентлар институт турында сөйләделәр. Нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәклеген искәрттеләр. Очрашу бик җанлы үтте. Сораулар бирелде һәм тулы җавап алынды.
4 февраль көнне 2 класс укучылары (кл. җитәкчесе Яруллина Ф.Б.) Вертолет заводы клубында завод Ленинград блокадасы ветераннары өчен әзерләнгән концерт программасында катнаштылар. Ветераннарга бигрәк тә вальс биюе ошады. Балачакларын, яшьлек елларын искә төшерделәр ахрысы: күзләрендә яшь бөртекләре чагылды. Рәхмәт балалар!