22нче апрель көнне актлар залында шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, композитор Азат Хөсәенов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Зарипова белән очрашу булды. Г.Тукайның туган көненә шигырь бәйрәменә багышланган бу кичә җанлы үтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.