--> Мөһиме | Регистрация | Керү | RSS | Пәнҗешәмбе, 2024-03-28, 9:16 PM
Сайт менюсы
Конкурс
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Файдалы ресурс
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Алар – безнең горурлыгыбыз

Ф.Ф.Харисов.

Югары әхлакый культурага ия, белемен даими күтәрә торган, шәкертләренә, педагогик коллективка үрнәк булган укытучы, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы, әйдәп баручы директор Фәнит Фахраз улы Харисов 1992 елдан гимназияне җитәкли.

Харисов Ф.Ф җитәкләгән коллективның үз йөзе бар. Гимназия укучыларының фән олимпиадалары, төрле бәйгеләрдә  катнашып югары нәтиҗәләр күрсәтүләре төпле  белемле булуларын дәлилли.

Фәнит Фахразович гимназиядә балаларның сәламәтлекләрен саклауга зур игътибар бирә. Җитәкченең максатчан эш алып баруы нәтиҗәсендә коллективның иҗадилыгы көннән-көн үсә.

Ф.Ф.Харисов – тынгысыз, яхшы оештыручы, игътибарлы, һәрчак ярдәм итергә әзер торучы шәхес. Шуңа күрә коллектив  аны хөрмәт итә. Ул -   “Ел ир-аты - 2008” Республика бәйгесе лауреаты,  2011 елда “Укытучы-эзләнүче”, 2014 елда "Безнең иң яхшы директор"  Грантлары иясе.

Садыйкова Фирдинә Сафиулла кызы, югары категорияле –уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары.

Тәҗрибәле, иҗади эшләүче, тирән һөнәри белемле җитәкче. Аның җитәкчелегендә укытучылар төрле конкурсларда катнашып югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Үз эшенең чын остасы буларак ул гимназия тормышының барлык өлкәләреннән дә хәбәрдар.

Кириллова Елизавета Александр кызы - гимназиянең югары категорияле математика укытучысы. Аның дәресләре фәннилеге, югары нәтиҗәлелеге, балаларның актив эшләве белән аерылып  тора. Ул  2005 елдан математикадан БДИ эшләрен тикшерү комиссиясе, республика математикларының фәнни – методик берләшмә әгъзасы. Аның чыгышлары, төрле дискуссияләрдә катнашып белдергән фикерләре аның югары компетентлы белгеч икәнлеген исбатлый.Шуңа да коллективта аның абруе зур.

2007, 2012 еллар ПНПО  җиңүчесе, «Белем бирүдә 50 инновацион фикер” VII Республика бәйгесендә  I дәрәҗә Диплом иясе.

Ибраһимов Әмир Мәгъсум улы – югары категорияле физик тәрбия укытучысы, район, шәһәр, республика күләмендә методик эш алып бара. Район укытучыларын аттестацияләү  комиссиясе әгъзасы. Иҗади алдынгы карашлы, эшне яхшы оештыручы педагогны гимназия коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бик  хөрмәт итә.

Казанның 1000 еллыгы медале иясе.

2010ел “Милли-мәгариф проекты” лауреаты.

Резцова Кәүсәрия Җиһанша кызы – югары квалификацион категорияле җыр һәм сәнгать укытучысы. Аның дәресләре чын сәнгать үрнәге. Укучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, тормышны эмоциональ кабул итү юлында  укытучы зур тырышлык куя. “50 инновацион идея” X Республика авторлык программалары һәм укыту кулланмалары бәйгесендә 1 урын иясе.

Абдуллина Фәүзия Мәгъсүт кызы  гимназиянең иҗади эшләүче, тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Тынгысыз, тирән белемле. Үз тәҗрибәсе белән дәресләрдә, семинарларда бик теләп уртаклаша. Аның укучылары район, шәһәр, республика конкурс һәм конференцияләрендә җиңүчеләр. 

Гарәфетдинова Илсөя Сәләх кызы -  гимназиябез горурлыгы булган китапханә - “XXI гасыр китапханәсе” җитәкчесе. 2003 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Библиобраз” конкурсы җиңүчесе. 2004 елда китапханәнең эшчәнлеге ВИКО күргәзмәләр залында күрсәтелде.

1999 елдан гимназиядә профессор В.Г. Халымбаджа исемендәге тематик геология-минерология музее эшләп килә. 

Бариева Рәзинә Гәрәфетдин кызы – гимназиядә педагог оештыручы булып 1995 елдан эшли. Тәҗрибәле педагог буларак балаларның шәхес буларак формалашуында аның роле зур. Район, шәһәр, республика күләмендәге конкурсларда катнашып укучылар аның ярдәме белән җиңү яулый.

Гимназиядә ачылган “Нур” лагере эшен оештыруда Рәзинә Гарафетдиновнаның уңышлары зур. Шәһәр күләмендә үткәрелгән конкурста лагерьның II урынга чыгып, Татарстан Респуликасы Мәгариф министрлыгының мактау грамотасына лаек булуы аның уңышлары. 1996 елдан Бариева Р.Г. “Тамчылар” оешмасы белән җитәкчелек итә. Балар оешмасы белән эшләү өчен “Шәхес” программасы булдырып шуның нигезендә эш алып бара.

Габдуллина Мәүлия Шакирҗан кызы- гимназиянең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

2012 елда “Иң яхшы укытучы” Гранты иясе.  Үзенең дәресләрендә укучыларга даими эзләнергә, аларга иҗади эшләргә мөмкинлекләр ача, дәресләрдә төрле укыту технологияләренә нигезләнә, чагыштыру, анализ ясау ысулларын куллана. Сәләтле балалар белән эшләүгә зур әһәмият бирә. Аның укучылары шәһәр, республика, Россия күләмендә ярышларда җиңүчеләр. Ю.А. Макаров методикасы буенча укучылар белән шәхси шөгыльләнә.

Яруллиина Фирдания Бариевна- гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 1993 елдан бирле эшли.

Тәҗрибәле, иҗади эшләүче педагогның укучылары илебезнең төрле почмакларында хезмәт куялар . Фирдания Бариевна һәр балага үз сәләтен ачарга булыша, музыкаль, эстетик тәрбиягә зур игътибар бирә.

 

 

 

 

Хәйруллина Зәйтүнә Зөфәр кызы- гимназиянең беренче категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Тәҗрибәле укытучы, һәр бала белән аерым эшләүче укытучы -укучылары,коллегалары һәм ата-аналар арасында зур ихтирамга ия булган педагог. Аның укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешәләр, олимпиада һәм төрле конкурсларда теләп катнашалар, призлы урыннар алалар.

Фәсәхов Рафаэль Ризатдин улы- гимназиянең беренче категорияле технология укытучысы.

Үзе төзегән оригиналь эш программасы буенча шөгыльләнә. Үзенең эш тәҗрибәсе белән төрле мәгълүмат чараларында уртаклаша. Укучылары технологиядән проектлары белән төрле конкурсларда җиңүчеләр. 

Дәминов Радик Вәли улы- гимназиянең югары категорияле физика укытучысы.

Үзенең эш тәҗрибәсендә күрсәтмәлелек ысулларын киң куллана. Дәресләрендә теория һәм практика үрелеп барыла. Берничә яңалык патентына ия булган педагог. Аның эш тәҗрибәсен яктырткан материаллар күп кенә газета һәм журналларда урын алган. Укучылары төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә, олимпиадаларда, конкурсларда катнашып киләләр һәм призлы урыннар яулыйлар.

Габдрахманов Дамир Алмаз улы- балаларга өстәмә белем бирү укытучысы.

Дамир Алмаз улы - һәр бала белән аерым эшләүче укытучы -укучылары,коллегалары һәм ата-аналар арасында зур ихтирамга ия булган педагог. Аның җитәкчелегендә укучылар Республикакүләм үткәрелгән конкурсларда, фестивальләрдә җиңү яулыйлар, призлы урыннар алалар.  

 

Эзләү
Гимназиядә
Вакыт
Календарь
«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Без картада
Казан-Һава торышы
 

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz