Халкыбызның гореф - гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибарны арттыру, гореф-гадәтләребезне онытмау максатыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен гимназиядә Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.Нәүрүзгә Кыш бабай да килгән. Аның тиз генә үз биләмәләрен бирәсе килмәде, әмма ярышларда Яз кызы Нәүрүзбикә җиңеп чыкты.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртеләр. Укучылар ашаган карга боткасы да барсына да хуш килде.