--> Мөһиме | Регистрация | Керү | RSS | Шимбә, 2024-04-27, 5:08 AM
Сайт менюсы
Конкурс
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Файдалы ресурс
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Яңалыклар

Просмотров: 254 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-11-30

 

Казан шәһәренең 32 санлы мәктәбендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән, артистка 75 яшь тулу уңаеннан, “Халыкка багышланган гомер” дигән кичә узды. Аны шәһәрнең 15нче татар гимназиясе һәм 32 нче мәктәбе оештырды. Әлеге кичә уңаеннан, ике белем йорты да ныклап әзерләнгән. Махсус газеталарын чыгарганнар. Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде. Укучылар һәм укытучылар да Равил Шәрәфиевка үзләренең шөгылләрен күрсәтеп калырга тырышты. 15 нче татар гимназиясе әзерләгән, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекне ул югары бәяләде. Соңыннан ике мәктәпнең дә җитәкчеләре Фәнит Харисов һәм Лилия Хәсәнова хөрмәтле артистка укучылар белән очрашуга килгәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр. Бу кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннатова, Киров районының күрше мәктәп җитәкчеләре, ата-аналар да катнашты.


Источник: http://tatar-kongress.kazan.ws/
Просмотров: 267 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-11-28

Гимназиянең курайчылар ансамбле, булачак беренче сыйныф укучылары өчен мастер-класс күрсәтте. Балалар татар моңын ишеттеләр, аның гүзәллеген тойдылар.

Просмотров: 255 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-11-23


22 ноябрьдә 4 нче гимназиядә район хәрби-спорт ярышлары узды. Бу уенда безнең гимназиядән 6 укучы катнашып (җитәкчеләре Ибраһимов А.М., консультантлар Фасахов Р.Р.,Хайруллина З.З.) абсолют җиңүче исемен яуладылар. Безнең укучылар районның данын конкурсның шәһәр этабында яклаячаклар.Котлыйбыз!!! Аларга уңышлар юлдаш булсын!

 

Просмотров: 234 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-11-22

Гимназиянең "Тамчылар" оешмасының "Яшел планета" отряды оештырган гербариилар төзү бәйгесендә беренче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Беренче урын Нотфуллин Айдар, икенче урын - Сайфутдинова Раяна, өченче - Биккузина Маргарита һәм Бещеков Кирилл яулады.

Просмотров: 252 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-11-14

Өлкән, ветеран укытучыларыбызның хәлләрен белеп тору безнең традициягә кергән. Лаеклы ялда булсалар да Фәнзилә Вәли кызы, Люцинә Пантелей кызы хәзер дә гимназиядә тормышы белән гел кызыксынып торалар. Бу атнада очрашуларның чираттагысы булды.

Просмотров: 258 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-10-29

Көзгә багышлап гимназиядә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Ул чарада башлангыш сыйныф укучылары катнашты. Аларның матур җырлары, шигырьләре бик тә ата-аналарга, укытучыларга һәм килгән кунакларга ошады.

 
Просмотров: 292 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-10-24

Бүген гимназия укучылары белән очрашуга "Халкым минем" газетасы хезмәткәрләре килде. Газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи балаларны газета хезмәткәрләре эше белән таныштырды һәм үзләренә кунакка чакырды.

Просмотров: 255 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-09-19

Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы булып узды. 

Просмотров: 269 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-09-18

Коллегабыз, педагог-организатор Бариева Рәзинә Гарәфетдиновнаның РФ Мәгариф һәм фән минисрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнүе белән, чын күңелдән тәбрик итәбез!

Просмотров: 238 | Добавил: Гимназия | Дата: 2013-09-05

« 1 2 ... 14 15 16
Эзләү
Гимназиядә
Вакыт
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Без картада
Казан-Һава торышы
 

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz